Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сезнең хезмәт – җәмгыятебезнең иминлеге һәм тотрыклылыгы нигезе. Нәкъ менә сез азык-төлек иминлеген һәм халыкның югары тормыш сыйфатын гарантиялисез. Сезнең осталыгыгыз һәм эшкә тугрылыгыгыз нәтиҗәсендә Зәй районы елдан-ел республикада алдынгы урыннарда тора. Крестьян бурычына тугры булуыгыз һәм туган җиргә чиксез мәхәббәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Уртак тырышлык белән быел да бөртеклеләрдән мул уңыш алынды: 33359 гектардан 113750 тонна ашлык җыелды, уңдырышлылык бер гектардан уртача 34,1 центнер тәшкил итте. Шикәр чөгендерен (уңдырышлылыгы бер гектардан – 508 центнер), көнбагыш һәм кукуруз җыю төгәлләнеп килә. Урып-җыю чорында һава шартлары катлаулы булуга карамастан, район куелган бурычларны уңышлы үти һәм монда агросәнәгать комплексының һәр механизаторы һәм белгеченең шәхси казанышы тора.
Терлекләрне уңышлы кышлату өчен азык җитәрлек күләмдә әзерләнде. Терлекчеләр тулы җаваплылык һәм фидакарьлек белән эшлиләр. 54 фермер хуҗалыгы сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә зур өлеш кертеп, үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Фермерларга атналык ярминкәләрдә катнашулары һәм халыкны арзан бәядән ит, сөт, яшелчә һәм башка кирәкле продукция белән тәэмин итүләре өчен аерым рәхмәт.
Быел район кырларында көзге бодайны рекордлы күләмдә чәчүгә ирештек, ул 20 мең гектардан артык мәйданда. 2027 ел уңышы өчен туфракны төп эшкәртү төгәлләнеп килә. Барыгызга да фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт!
Эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә тотрыклы эшләүчеләргә дә хөрмәтебез зур. “Зәй шикәре” АҖ, икмәк кабул итү пункты һәм “Зәй элеваторы” ҖЧШ хезмәт коллективлары яхшы эшләре белән куандыралар. Алар безнең районнан гына түгел, күрше районнардан да ашлык, чөгендер кабул итеп эшкәртәләр һәм саклыйлар.
Гомерләрен туган җиргә хезмәт итүгә багышлаган һәм үсеп килүче буынга үрнәк булган авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарына аерым рәхмәт.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, авыр хезмәтегездә яңа уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим!
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев