Туган көнегез белән тәбриклибез!
Котлыйбыз!

Туган көнегез белән тәбриклибез!

Чыбыклы авылында яшәүче Җәмилә Фатыйх кызы Мөхәммәтҗанова бүген - 16 октябрьдә гомер бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтә.

Кадерлебез! Сине чын йөрәктән чыккан җылы хисләр белән тәбрик итәбез, туган көнең мөбәрәк булсын. Син хезмәт юлыңны иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсенә – педагоглык эшчәнлегенә багышладың. Гаиләдәге үз балаларың өстенә, синең канат астына укучыларың да сыенды. Син безгә дә, укучыларыңа да күңел җылыңны, ныклы тәрбияңне җиткерә алдың. Әле бүген дә җаваплы хезмәттә Чыбыклы мәктәбендә директорлык вазифасын башкарасың. Эшең җаваплы булса да, тормыш иптәшеңә дә, балалар, оныкларыңа да игътибарың һәрчак мулдан. 

Әниебез! Төннәр йокламый безне бакканың, үсеп җиткәч ныклы киңәшчебез, терәгебез, туган йортыбызның күрке булуың өчен чиксез рәхмәт сиңа. Әтиебез Дамир белән 34 ел иңне-иңгә куеп, үрнәк гаилә булып яшисез. Без дә сезгә карап гаилә кадерен белеп үсәргә өйрәндек. Әле хәзер дә сез безгә ярдәм итәргә тырышып хуҗалыкта күп терлекләр тотып, бар эшкә дә өлгерергә тырышып яшисез. Әниебез алга таба сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, хезмәтеңдә уңышлар, рәхмәтле укучылар телибез. Әтиебез белән пар сандугачлардай гөрләшеп яшәп, безне озак сөендерергә язсын. 

Әле һаман без дип яшисең син,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен

Нинди изгелекләр кылсак та.

Аллаһ сиңа сәламәтлек бирсен,

Сызламасын аяк-кулларың.

Чирне белмә, кайгы-хәсрәт  күрмә, 

Япь-яшь булып калсын күңелең.  

Алгы көннәрдә дә бәхетебез

Булсын иде тулы, түгәрәк.  

Синнән җылы алып һаман  шулай

Гомер кичсәк иде бергәләп.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Дамир, кызларың Гөлнар, Миләүшә, улың Илназ, киленең Гөлсирен, киявең Динар, оныкларың Данияр, Азалия, Марат.


Нет комментариев