Иҗат белән янып яши ул
Яңалыклар

Иҗат белән янып яши ул

Зәйлеләр өчен шактый вакыт дәвамында зәңгәр экраннар аша һәр йортта көтеп алынган кунак булган Әминә Биккинина бүген күркәм бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Аның тормыш юлы иҗади эшчәнлек белән тыгыз бәйләнгән.

 “Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам.

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам”, –

әлеге җырны күңел күтәренкелеге югары ноктага җиткән чакта эченнән юкка гына көйләп йөрми Әминә ханым. Бу аның туган төбәген чиксез яратуын да,  әлеге җырга күңеле ятуын  да чагылдыра.

Туган җир биргән илһам

Чыбыклы авылы кызы сигез балалы ишле гаиләдә үскән. Әниләре Маһирә, әтиләре Мулланур кече яшьтән балаларын хезмәт белән, бер үк вакытта әдәбият-сәнгатькә дә тартып  тәрбиялиләр. Әниләре – авыл клубында, әтиләре урман хуҗалыгында тракторда хезмәт куя.

«Балачагымның иң якты хатирәләренең берсе – әтиемнең урман тракторы белән авылга кайтуы. Ул еш булмый иде, озын-озын агачлар тагып кайтасы булса гына. Урман тракторының үзгә гөрелтесе әллә каян, ерактан ук ишетелә. Без – берсеннән-берсе кечкенә кызлар, әти каршына йөгерәбез. Ул тракторын туктатып, ә ул биек иде, безне күтәреп алып янына утырта. Шул тар гына трактор кабинасында утырып кайту күңелгә әйтеп бетермәслек шатлык, горурлык хисе бирә иде.

Гаиләдә әти тәрбиясе шушы хисләрдән башланадыр дип уйлыйм. «Урал»  мотоциклына төялеп кечкенәдән җиләк, чикләвекләргә йөрү – болар барысы да әти, әнкәй белән бәйле мәңге онытылмаслык хатирәләр. Эш белән, хезмәттә чыныгып үстек һәм бәхетле балачак кичердек. Моның өчен әти-әниемә зур рәхмәт. Рухларына дога булып ирешсен», – искә ала ул кадерле кешеләрен.

Маһирә апа җыр-моңны үз итә, алар йортына кич утырырга  күрше-тирәдән апалар җыелу матур гадәте яши, ә инде куллар бәйләгән, чиккән арада күңелләрдән җыр агыла. Алар башкарган “Сак белән сок” бәетен, «Кыйссаи Йосыф»ны әле дә сагынып искә ала Әминә ханым.  Мөгаен, аның  күңел түренә әнә шул әнисе, авыл апалары  салган оеткы бәләкәйдән кереп урнашкандыр. Мәктәптә укыган чагында ук кыз уй-фикерләрен шигырь юлларына сала, мәктәпнең, авылның мәдәни чаралары уртасында кайный.  

– Тәүге шигыремне “Яшь ленинчы” газетасына юллаганымны хәтерлим. Шигырьләр күңелемдә ниндидер бер вакыйга булганда туа. Әлбәттә, аларда мәхәббәт темасы да, табигать күренешләренә мөнәсәбәт тә, якын кешеләремә карата хисләрем дә  чагыла. Ә инде соңга таба алар сәяси вакыйгаларга атап та туа башлады”, – ди ул.

фото: шәхси архивтан
фото: шәхси архивтан

Тормыш борылышлары

Мәктәптә ул аеруча төгәл фәннәрне яхшы үзләштерә, шуның белән бәйле рәвештә Алабуга педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Әмма үз белгечлеге буенча эшләргә язмый аңа. Туган авылы мәктәбенә эшкә кайткач,  химия фәнен укытучы кирәк булу сәбәпле, аңа әлеге фәнне укытырга туры килә. Ә инде студент елларында ук тормышка чыгу белән бәйле рәвештә  бер-бер артлы туган кызын, улын тәрбияләү чоры башлана.

“Декрет ялыннан соң Зәйгә күчеп яши башладык. Шул вакытта  балаларны бакчага урнаштыру мәсьәләсе килеп басты. Миңа “Салават күпере” бакчасында татар теле буенча педагоглык эшен тәкъдим иттеләр. Балаларым да күз уңында булыр дип ризалаштым.  Бу хезмәткә чын күңелем белән кереп киттем, сабыйлар белән бай милли мирасыбызны өйрәнү, алар күңеленә телебезнең матурлыгын сеңдерү бик ошый иде миңа. Биредә эшләгәндә шәһәр өчен ачык шөгыль күрсәтергә туры килде. Бөтен барлыгымны биреп әзерләнеп, дәрес бирдем, ул бик яхшы килеп чыкты. Шул вакытта миңа  Зәй телевидениесендә эшләргә тәкъдим иттеләр. Бу исә минем хыялым иде”, – дип искә ала ул вакытларны Әминә Муллануровна.

Ул вакыттагы телевидение җитәкчесе Рөстәм Әгъләмов аны студиядә тыңлап карап, кичке хәбәрләр чыгарылышына туры эфирга диктор итеп чакыра. Яшь ханым өчен көндезен төшкә кадәр балалар бакчасында, кичен хакимият бинасындагы Зәй телевидениесендә мәш килеп эшләү чоры башлана.

Зәй телевидениесенең йөзе

Ләкин гаиләгә дә игътибар кирәк булу сәбәпле, беркадәр ул телевидениене калдырып тора. Тик әлеге иҗади эш һич күңеленнән китми. 1994 елда кабат Зәй телевидениесендә диктор да, журналист та булып эшли башлый. Бу чорда телевидение белән Венера Исрафилова җитәкчелек итә.

«Әминә Муллануровна Зәй телевидениесенең татар редакциясен оештыру башында торды. Аның катнашында безнең телекомпаниянең телетапшырулар фонды формалашты. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә районыбыз кешеләре, вакыйгалары турында бик күп проектлар гамәлгә ашырылды. Әгәр дә безнең телевидение алдына зур тирән материал эшләү бурычы куелса, аны Әминә Муллануровнага тапшырдык. Һәм ул моны һәрвакыт бик яхшы башкарды. Аның барлык тапшырулары да туган якка, аның кешеләренә ихлас мәхәббәт белән сугарылды. Тел – халыкның мәдәни кодының аерылгысыз өлеше һәм Әминә Муллануровнага бу мәдәни кодны саклауда катнашу аеруча мөһим булды», – ди Венера Назифовна.

Әминә Биккинина телевидениедәге эшчәнлекнең нәкъ үзенеке булуын, холкына туры килүен әйтә.

“Әгәр минем алга һөнәр сайлау вакытым кабат әйләнеп кайтса, журналистиканы сайлар идем. Чөнки бәләкәй чактан ук дөреслекне якларга яраттым, үземә кыен алган чаклар да булды. Күрәсең, журналистлык канда булган, баштан дөрес юнәлеш бирүче булмаган”, – ди ул.

фото: шәхси архивтан
фото: шәхси архивтан

Хезмәт һәм иҗат юлының дәвамы

Ә инде 2017 елдан аның хезмәт юлында икенче этап башлана: район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, милләтара мөнәсәбәтләр белән эшләү бүлеге башлыгы итеп билгеләнә. Бу хезмәт тә аның тоткан кыйбласына туры килә, милли тематика, төрле тармакларны белү ярдәм итә. Биредә беренче чиратта җаваплылык беренче урынга чыкса да, иҗади эшчәнлек тә параллель төстә бара. Чөнки район сайтын, социаль челтәрләрдә рәсми битләрне алып бару, төрле темаларга докладлар әзерләү, котлау текстлары язу аңа йөкләнгән.

“Бу хезмәтемне дә яратып башкарам, язмышым борылышларыннан канәгатьмен. Чөнки бер эшнең икенчесенә алышынуы алдагы хезмәт юлына әзерлек этабы булуын аңлыйм”, – ди ул.

Гаилә – иҗатның терәге

Бүгенге көндә Әминә Муллануровна – кызы Гүзәл, улы Ленар тормышына сөенеп яшәүче, дүрт оныгының яраткан әбисе дә. Тормыш иптәше Хәниф белән аңлашып, матур яшиләр. Ә гаиләдә тыл ныклы булу, һичшиксез, хезмәт йөкләмәсен яхшы башкаруга да, күңел түрендәге иҗатның ургып ташуына да уңай йогынты ясый. Ә туган көне алдыннан туган шигъри юлларны язмабыз герое укычыларыбызга да тәкъдим итә.

фото: шәхси архивтан
фото: шәхси архивтан

Туган көн алдыннан...

Төне буе җыештырдым бүген-

Кул тимәгән җирләр калмасын!

Чиста булсын, - дидем торуыма,

Балкып торсын өем моннан соң! 

Төн йокламый җыештырдым бүген,

Уйларымны салып тәртипкә.

Таңда җиргә яңа җан туачак-

Тәртип булсын дидем, - шул төшкә!

Идән юу - тулгаклау түгел лә-

Түзәр тәнем, бераз арса да.

Әңкәм төнне борчылып чыккандыр,

Нәни кызы аваз салганда.

 Ул түзгән бит, тәне сызласа да,

Сөенечтән җаны балкыган-

7 нче сабый - 6 нчы кыз туа-

Көтеп алган бала- багалма!

Төне буе җыештырдым бүген-

Йокламаган йокы түгел лә...

Таңда яңа кеше килә бүген-

Күркәм булсын, әйдә, һәр җирдә!

Төн йокламый җыештырдым бүген,

Кайта- кайта ерак үткәнгә...

Хаталарым салып бизмәннәргә,

Кичерүен сорап әнкәмнән...

Шатлык кына китерми шул бала,

Борчуы да җитә гомергә.

Чишмә башы тулгактан башлана,

Соңрак җан сызлавы өстәлә…

Төне буе җыештырдым бүген-

Калмасын дип тузан- пәрәвез...

Өй чистаргач җан да сафлана бит-

Садә булыйк җирдә һәммәбез!

Төне буе җыештырдым бүген-

Кул тимәгән җирләр бар әле-

Хәтер төпкелендә казынасы,

Ачу- үпкәләрдән арынасы-

Җанны тазартасы бар әле...


Нет комментариев