Тантаналы ачылыш Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланды.
Әһәмиятле юллар ачылды
Кичә - 15 октябрьдә Сарсаз-Баграж, Канаш авылларында һәм Иске Зәйдә юл ачу буенча тантаналы чаралар узды: халык капиталь ремонттан соң юлларның ачылуын зур шатлык белән каршы алды. Бу вакыйга Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелүе белән дә символик мәгънәгә ия — әлеге һөнәри бәйрәм ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Баграж авыл җирлеге өчен бүләк: 5 километрга якын яңартылган юл
Баграж җирлегендә башкарылган эшләрнең күләме сокландыра. Югары Багражда 850 метрга якын юл полотносы яңартылды — асфальт җәелде, ә 174 метрлы участокта үзара салым программасы буенча эшләр башкарылды: вак таш кулланып, юл норматив хәлгә китерелде. Сарсаз-Багражда күләм тагын да зуррак: биредә 3800 метрга якын юл төзекләндерелде. Берьюлы дүрт урам — Оренбург, 1 Май, Тукай һәм Вахитов урамнары юлы тәртипкә китерелде.
Сарсаз-Баграж авылында юл ачылу бөтен авыл халкы өчен чын бәйрәмгә әверелде. Авыл кешеләре бу вакыйгага бик җаваплы карадылар: тантаналы чарага бөтен авыл белән бергәләп әзерләнделәр. Урамнарда яңа пешкән камыр ризыклары исе аңкып торды — табаларда традицион коймаклар пеште, берничә урында сусыл шашлык кыздырдылар. Авылдашлар һәм кунаклар өчен зур табыннар әзерләнде: мул сый өстәле артында олысы да, кечесе дә очрашты. Рәсми өлеш тәмамлангач, бәйрәм җыр-биюләр белән дәвам итте — авыл халкы озак көтелгән юлны төзекләндерүгә үзләренең шатлыгын менә шулай белдерде.
Зур бәйрәм
Район башлыгы Разиф Кәримов һәм «Татнефтедор» ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Дмитрий Шашин Сарсаз-Баграж авыл халкын шундый зур бәйрәм белән котлады. Разиф Кәримов быел районда юлларны ремонтлау белән берьюлы ике оешма — «Татнефтедор» ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе һәм «Волга-Автодор» ҖЧШ шөгыльләнүен билгеләп үтте. Ул чыгышында яңа юлларның район өчен генә түгел, бөтен республикакүләмендә әһәмиятле булуын билгеләп үтте, Татарстан Республикасы Рәисенә, юл төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде. Юл төзелеше эшләренең сыйфатлы, билгеле бер вакытта башкарылуын күрү сөендерә, диде Разиф Галиевич.
Авыл халкы исеменнән педагогик хезмәт ветераны Александр Биканов һәм Любовь Исакова чыгыш ясады. Алар республика һәм район җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтләрен белдереп, яхшы юлларның уңайлы тормыш нигезе булуын ассызыкладылар.
Толстой урамы: мәктәп һәм балалар бакчасы янында уңайлылык һәм иминлек
Иске Зәйнең тарихи үзәгендә урнашкан Толстой урамында юлны капиталь ремонттан соң ачу мөһим вакыйгага әйләнде. Биредә 1нче мәктәп һәм «Каенкай» балалар бакчасы урнашкан, шуңа күрә юлның сыйфаты балаларның һәм өлкәннәрнең көндәлек иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2025 елда башлангыч алган программа ярдәмендә тормышка ашырылды.
Бистәдә иң кечкенә яшәүчеләрнең — «Каенкай» бакчасы тәрбияләнүчеләренең рәхмәт сүзләре аеруча дулкынландыргыч булды. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә вәгъдә бирделәр.
Разиф Кәримов Иске Зәй халкына яңартылган юл ачылу уңаеннан котлауларын җиткерде. Котлауларга Дмитрий Шашин да кушылды: ул Толстой урамындагы ремонтланган участоның озынлыгы 1,2 километр тәшкил итүен, шулай ук 900 метрда тротуар салынуын билгеләп үтте.
Ике ел эчендә Иске Зәйдә төрле программалар буенча 4,5 километр юл ремонтланган. Тантананың кульминациясе булып символик билгене әйләндерү торды — ул яңартылган юл буенча хәрәкәткә старт бирде. Яңа юлдан беренче булып юл төзүчеләр һәм социаль билгеләнештәге махсус транспорт: ашыгыч ярдәм машинасы, мәктәп автобусы һәм ЮХИДИ машинасы узды.
Канаш авылы: илкүләм проект буенча юл
Тагын бер мөһим объект булып Канаш авылындагы юл участогы торды. Реконструкцияне «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында «Волга-Автодор» ҖЧШ башкарды. Проект автомобиль юлларын һәм ясалма юл корылмаларын норматив хәлгә китерүгә юнәлдерелгән.
Канашлыларга һәм авыл кунакларына сәламләү сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов һәм «Волга-Автодор» ҖЧШ директоры урынбасары Марат Анисимов мөрәҗәгать иттеләр.
Марат Анисимов билгеләп үткәнчә, «Волга-Автодор» көчләре белән Суык-Чишмә — Канаш юлының ике километрдан артыгы норматив хәлгә китерелгән. Әлеге авыл халкы өчен яңа участок - ул яңартылган юл полотносы гына түгел, ә барыннан да элек хәрәкәт куркынычсызлыгы һәм машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен уңайлылык. Юл инфраструктурасын яхшырту авылларда тормыш сыйфатына һәм хәрәкәт итүнең уңайлылыгына турыдан-туры йогынты ясый.
Нет комментариев