Яңалыклар

Зәйнең тимер юл күперенә – 10 ел: объект шәһәр тормышын ничек үзгәртте

Бүген - 16 октябрьдә Зәйдә тимер юл аша юл үткәргеч ачылу тантанасына 10 ел тула. Бу объект шәһәрнең транспорт инфраструктурасын үстерүдә мөһим этапка әверелде.

Төзелеш 2015 елның 1 октябрендә башланып, рекордлы срокларда —  бер елда тәмамланды. Юлүткәргечнең озынлыгы 270 метр тәшкил итә. Халыкка уңайлы булсын өчен өске яруста тавыштан саклаучы экраннар урнаштырылган.

Проектны гамәлгә ашыруда «Татарстан Республикасы күперләре» АҖнең баш инженеры, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданы Анатолий Иванович Путяшов аерым роль уйнады.

Юлүткәргеч барлыкка килгәнче автомобиль йөртүчеләр, поездлар узганны көтеп, тимер юл кичүе янында озак көтеп тордылар. Объектны эксплуатациягә кертү белән хәрәкәт өзлексез, ә шәһәрнең төрле өлешләре арасындагы элемтә күпкә уңайлырак булды.

Ун елдан соң юлүткәргеч шәһәр халкының көндәлек тормышына ныклап кереп китте һәм Зәй юл челтәренең төп элементларының берсе булып кала бирә.


Нет комментариев