Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Татнефть” оешмасы хәйрия фондының «Синең якты җәең» проектында катнашучы балалар өчен Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан - минем Республикам» танып-белү уен программасы үткәрде
Балалар Республика көненә әзерләнә
– «30 август Татарстан Республикасы көне. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәрнәрсәгә кайгыртучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт - болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык сакларга ярдәм итә», – ди китапханәче Венера Галимова.
Китапханәчеләр балаларга республикабызның төп символлары булган флаг, герб турында сөйләделәр, туган якка багышланган шигырьләр укыдылар. Чарада катнашучылар республикабызга багышланган викторина сорауларына, кызыклы табышмакларга җаваплар бирделәр, төрле хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.
Нет комментариев