Татарстанның Нурлат районында 44 яшьлек хатын-кыз урманда гөмбә җыйганда адашкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә
Вакыйга Ялаур авылы янындагы урманда булган. Хатын-кыз адашканын аңлагач, озак вакыт юл эзләгән, әмма таба алмаган. Ул 112 номерына шалтыраткан. Коткаручылар килгәнче хатын-кыз үзе мөстәкыйль рәвештә юлны тапкан. Барысы да яхшы тәмамланган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урманга барганда саклык чараларын искә төшерә: маршрутны алдан өйрәнергә, якыннарыгызга хәбәр итәргә, телефон, су, ризык, уткабызгыч алырга.
– «Әгәр адашасыз икән инде, паникага бирелмәгез. Туктагыз һәм тавышларны тыңлагыз: шоссе, тимер юл авазлары, этләр өрүе юнәлешне күрсәтергә мөмкин. 112 номерына шалтыратыгыз – операторлар урында ориентлашырга ярдәм итәчәк», – дип киңәш итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Нет комментариев