Табиб кисәтә: Парацетамолны күп эчү үлемгә китерергә мөмкин
Сәламәтлек

Табиб кисәтә: Парацетамолны күп эчү үлемгә китерергә мөмкин

Даруларны, шул исәптән парацетамолны чамасыз куллану аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин

Белгечләр үз белдегең белән дәвалану куркынычы турында кисәттеләр: «Еш кына халык составын да белмичә, парацетамол, икенче төрле әйткәндә, ацитоменафен матдәсен чамасын белмичә кулланалар. Бу ашказаны-эчәк тракты әгъзаларына, бавырга авыр тәэсир итә».

Бавыры сәламәт булмаган, цирроз стадиясендәге кешегә, хәле кискенләшеп китү өчен, дүрт төймә парацетамол да җитә. Шуңа күрә  парацетамолның дозасын бу төр авыруларга табиблар гына билгели.  Үз белдегең белән куллану катгый тыела.

Табиблар, тән температурасы 37,8 тән арткан очракта гына, дару эчеп төшерергә киңәш итә. Аңа кадәр организм үзе көрәшергә тиеш. Бу температурада иммунитет активацияләнә, организмда инфекциягә каршы антитәнчекләр эшли башлый.

 


Нет комментариев