Инде хәбәр иткәнебезчә, Зәй район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җирлектә игелә торган төп техник культура – шикәр чөгендерен казуга керештеләр
19 августтан район җирлегендәге өч агрофирмада – “Зәй”, “Зәй шикәре”, “Восток” та куәтле комбайннар бердәм эшкә кереште. Районда шикәр чөгендере 9600 гектарда үстерелде. Аның үсеше, шикәрлелеге авыл хуҗалыгы белгечләрен сөендерә. Кырларда берьюлы 10 комбайн татлы тамыр казу эшен башкара.
Ә бүген, 20 августтан казылган уңыш инде шикәр заводы кагат кырларына китерелә башлады. Кырларда чөгендер төягеч техникалар йөк машиналарына чөгендер төи, ә яңа уңыш эшкәртүгә кайтарыла. Завод исә шикәр кайнату сезонына 22 августтан керергә планлаштыра.
Нет комментариев