Барлыгы 60 шундый чара үткәрү планлаштырылган
Зәй муниципаль районында җитәкчелекнең халык һәм хезмәт коллективлары белән очрашуларының яңа циклы старт алды. 19 августта беренче очрашу Югары Мәлем җирлегендә узды.
Очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район Советы, башкарма комитет җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Катнашучылар 2026 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча район һәм җирлекнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре, калган чорга бурычлар һәм авыл халкына дәүләт ярдәме программалары турында фикер алыштылар.
Очрашу барышында бүләкләү тантанасы да узды. Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатларына махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналары лаек булды. Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасы лауреаты таныклыгы Югары Мәлем төп гомуми белем мәктәбе укытучысы Разин Абзаловка тапшырылды.
Мондый очрашулар хакимият белән җәмгыять арасындагы диалогны ныгытуга, урыннардагы актуаль проблемаларны хәл итүгә һәм районның иң яхшы вәкилләрен бүләкләүгә юнәлдерелгән.
Нет комментариев