Россиядә яңа туган балаларны  алты төрле авыруга тикшерә башлаячаклар
Сәламәтлек

Россиядә яңа туган балаларны алты төрле авыруга тикшерә башлаячаклар

Бу эшне 2027нче елдан башкарырга җыеналар.

Россиядә яңа туган сабыйларны нәселдән килгән авыруларга тикшерү исемлеген киңәйтергә планлаштыралар. 2027 елдан скрининг кысаларында тагын алты җитди авыруны ачыклау өчен анализлар үткәрү көтелә. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгения Котова хәбәр итте.

Яңа исемлеккә Дюшенн миодистрофиясе белән беррәттән Помпе авыруы, беренче типтагы мукополисахаридоз, Гоше авыруы, Ниманн–Пик авыруы һәм Краббе авыруы керергә мөмкин.

Министр урынбасары сүзләренчә, әлеге авыруларны дәүләт гарантияләре программасына кертү буенча эш алып барыла. Вакытында ачыкланган очракларда балаларны кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итү дә карала.

  • Яңа скринингның төп максаты — авыруларны мөмкин кадәр иртә ачыклау һәм балаларга вакытында медицина ярдәме күрсәтү.

 


Нет комментариев