Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматлар буенча, аграрийлар 44 процент мәйданнардан уңышны җыеп алдылар
Барлыгы 15 мең гектарда бөртеклеләр урып-суктырылып амбарларга тапшырылды. Җыелган ашлык 71500 тоннаны тәшкил итә. Бөртекле культураларның шактый өлешен көзге бодай били, бүгенге көнгә ул 85 процент күләмендә җыелды.
- «Бер гектардан уңыш уртача 47,6 центнер белән бара. Үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу бик мөһим, моның өчен комбайнчыларыбыз сыйфатлы эшкә йөз тотып эшли, барлык белгечләргә, механизаторларга зур рәхмәт», - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Параллель төстә аграрийлар көзге чәчү эшләрен дә башкара. 15 августтан бу эшкә керештеләр, хәзер инде мең гектарда көзге чәчү башкарылган.
Нет комментариев