Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә 17 яшьлек егет идарә иткән мотоциклны туктатканнар

Аның балигъ булмаган пассажиры шлемсыз булган.

25 сентябрьдә район автоинспекциясе инспекторлары тарафыннан шәһәрдә Төзүчеләр урамында мотоцикл белән идарә итүче балигъ булмаган 17 яшьлек егет тоткарланган. Мотоциклның дәүләт номерлары булмаган, шулай ук егетнең дә транспорт чарасы белән идарә итү хокукы юк. Моннан тыш, мотоциклда 15 яшьлек пассажир кыз шлемсыз утырган. 

“Балигъ булмаган балаларның ата-аналарына карата административ чаралар күреләчәк. Балигъ булмаганнарның үзләренә карата карар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия нәтиҗәләре нигезендә кабул ителәчәк”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.


Нет комментариев