Зәйдә 103 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын Өлкәннәр көне белән котладылар
Яңалыклар

Зәйдә 103 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын Өлкәннәр көне белән котладылар

Район җитәкчелеге Бөек Ватан сугыш ветераны Леонид Мачтаковны Өлкәннәр көне белән тәбрикләде.

Бүген Өлкәннәр көне уңаеннан  җылы котлауларны Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаков кабул итте. Иртән аның йортына район башлыгы Разиф Кәримов белән ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, район ветераннар советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев килделәр.

Җитәкчеләр мөхтәрәм ветеранга сәламәтлек теләде, 103 яшендә дә киңәшләре, патриотик рухы өчен рәхмәт белдерделәр.

- Хөрмәтле Леонид Яковлевич, сезгә иң мөһиме сәламәтлек телим, безгә сезнең янәшәбездә булуыгыз бик кирәк, исән-имин булыгыз, - диде Разиф Галиевич, ветеранга бүләк тапшырып.

Илнар Идиятов фотосы, ветеран Леонид Мачтаков
Илнар Идиятов фотосы, ветеран Леонид Мачтаков

Дмитрий Прохоров,  без станция ветераны Леонид Яковлевич белән чын күңелдән горурланабыз, дип белдерде. Котлауларга шулай ук Алексей Алексеев та кушылды.

Бу очрашу — киләсе буын өчен үрнәк: тарихны, геройларны һәм аларның батырлыгын онытмаска, һәрвакыт хөрмәтләргә кирәклеге турында искәртү.

  • Илнар Идиятов фотолары

Нет комментариев