Яңалыклар

Зәй районында 100 яшьлек бабай Өлкәннәр көне уңаеннан бүләк алды

Куш-Елга авылында яшәүче тыл ветераны Кираметдин Имаметдиновны Халыкара Өлкәннәр көне белән җирлек башлыгы Алия Гыйльфанова өенә килеп котлады. Аңа республика җитәкчелегеннән махсус бүләк җибәрелгән, авыл җирлеге дә озын гомерле бабайга хөрмәт күрсәтә

Хәбәр иткәнебезчә , Кираметдин Имаметдинов әле 10 сентябрьдә генә 100 яшен тутырды. Кираметдин Гыйләҗ улына яшьтән үк авырлыкларны күп күрергә туры килә. Әтисе – Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Әнисе сугыш елларында 1943 елда чирләү сәбәпле  фани дөньядан китеп барган. Гаиләдә дүрт бала үскән, иң олысы – Кираметдин. Әнисе үлгәндә аңа 16 яшь була. Үзеннән соң өч энекәш-сеңлекәшен үстерү Кираметдин  өстенә кала. Иң кечеләренә 4 яшь була. Сугыш бетәр алдыннан Кираметдинны армиягә алалар. Ул  Украинада өйрәнүләр уза.

Ә туган җиренә әйләнеп кайткач ул башта колхозда ат караучы булып эшли, аннан озак еллар кладовщик булып хезмәт куя. Әле ревизия комиссиясе составында төрле тикшерүләргә дә йөри. Кираметдин Кадер авылыннан Зәйтүнә исемле кызга өйләнә. Зәйтүнә апа сугыштан соңгы елларда тракторчы булып эшли. Зәйтүнә апа  матур тормыш иткәндә 69 яшендә үлеп китә. Имаметдиновлар гаиләсендә алты бала үсә. 

Озын гомерле бабай үзенә күрсәтелгән хөрмәткә рәхмәтле.

  • фото авыл җирлегеннән

Нет комментариев