Зәйдә «Ихтирам һәм кайгырту белән»  акциясе узды
Яңалыклар

Зәйдә «Ихтирам һәм кайгырту белән» акциясе узды

Зәйнең «Радость» социаль хезмәт күрсәтү үзәге Зәй политехник көллиятенең «Экостиль» һәм «Профи тиль» яшьләр волонтерлык отрядлары белән актив хезмәттәшлек итә

Волонтерлар даими рәвештә пенсионерлар янында булып, торак һәм аның тирәсендәге участокларны җыештыруда булышалар, ял итү чараларын оештыралар. Заманча технологияләрне үзләштерергә булышалар һәм алар белән бергә мәдәни вакыйгаларда катнашалар.

Өлкәннәр көне уңаеннан волонтерлар пенсионерлар өчен «Ихтирам һәм кайгырту белән» дип аталган махсус акция үткәрделәр: йорт яны территориясен җыештыруда һәм уңыш җыюда булыштылар.

  • Фотолар үзәктән.

Нет комментариев