Спорт

Зәйнең яшь көрәшчеләре республика турнирында 7 призлы урын алды

26 сентябрьдә Түбән Камада 2014-2015 һәм 2016-2017 елгы яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча республика турниры узды

Ярышларда 250 дән артык спортчы бөтен республикадан, шул исәптән Зәй шәһәренең "Зәй" спорт мәктәбеннән катнашты. 

Нәтиҗәдә Зәй спортчылары лаеклы чыгыш ясады.

26 кг га кадәр авырлык категориясендә Кунниев Али бронза призер булды.

29 кг га кадәр авырлык категориясендә Минеев Егор җиңү яулады.  

30 кг га кадәр авырлык категориясендә Рыскулов Богдан бронза призер булды.  

36 кг га кадәр авырлык категориясендә Фаршатов Динар - җиңүче.

Әлеге спортчыларның тренеры – Илнар Хәйруллин. 

48 килограммнан артык авырлык категориясендә Дәүләтов Арслан беренчелекне бирмәде.

40 кг га кадәр авырлык категориясендә Габдрахманов Шамил көмеш призер булды.

52 кг га кадәр авырлык категориясендә Габдрахманов Альмир бронза призер булуга иреште.

Спортчыларның тренеры – Рамил Салихов.


Нет комментариев