Гомер бәйрәмегез белән тәбриклибез!
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез белән тәбриклибез!

Кадер авылында гомер итүче дустыбыз Нурия Мөхлис кызы Сөләйманованың бүген, 2 октябрьдә, юбилее

Кадерле  дустыбыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз.  Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә  ярдәмчел, сабыр холыклы син,  туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балалар, хәзер инде оныкларың бәхетенә сөенеп яши беләсең. Алдагы көннәреңдә дә бары  бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, имин тормышта яшәвеңне телибез. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.

Туган көнең белән котлап, чын күңелдән 

Теләкләрнең телибез иң изгесен. 

Булган сәламәтлек сине ташламасын, 

Барыр юлың гөлгә күмелсен! 

Гомер юлың чәчкә үреп, ак бәхеттә 

Сөендереп, сөеп куандырсын! 

Аллаһ биргән тормыш якты булып янсын, 

Яшәү дәрте биреп яндырсын! 

Бары тик изге теләкләр белән Кадер кызлары.


Нет комментариев