Авылдашлар бердәмлеге: Түбән Биштә чиркәү калка
Дин һәм тормыш

Авылдашлар бердәмлеге: Түбән Биштә чиркәү калка

Түбән Биш авылында күп еллар элек җимерелгән чиркәү урынында яңа чиркәү калка. Бүгенге көндә Изге Гурий Казанский хөрмәтенә төзелүче чиркәүнең түбәсен ябу эшләре бара.

Түбәнбишлеләр - бердәм халык

Ерак тарихка күз салсак, Түбән Биш авылының өч гасырлык  тарихы бар. 1901 елда Түбән Биш авылында  Изге Гурий Казанский чиркәве һәм мәчет төзелә. Авыл халкы элек-электән дус-тату яшәгән. Чиркәү һәм мәчет  янәшә булган Түбән Биштә. Тик, кызганыч, Советлар Союзы вакытында чиркәүне мәктәп итәләр, ә мәчет бетерелә. Священник Романовны 1938 елда төрмәгә утыртып, атып үтерәләр. 

Шунысы сөенечле, бүгенге көндә мәчет өчен бина бирелеп, ул халык ярдәме белән яңартылган. Биредә капиталь ремонт ясалган. Мөселман кардәшләр бик теләп җомга намазына йөри. 

автор фотосы, Түбән Биш авылы мәчете
автор фотосы, Түбән Биш авылы мәчете

Чиркәүнең түбәсен ябу эшләре бара

Чиркәү өчен дә урын билгеләнеп, стеналарын күтәреп, бүгенге көндә түбәсе ябыла. Бу эшләр барысы да халыкның уртак ярдәме белән башкарыла. 

29 июньдә Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий фатихасы белән, изге Гурий Казанский хөрмәтенә булачак чиркәү төзелеше урынында изге эш башлану алдыннан дога кылынды.

Түбән Биштә авылдашларына чиркәү төзү инициативасы белән Александр Анисимов чыккан.

автор фотосы, чиркәү төзелешендә катнашучылар
автор фотосы, чиркәү төзелешендә катнашучылар

-Узган ел чиркәү төзелешен  башлау буенча авылдашлар белән авыл мәдәният йортында җыелыш үткәрдек. Һәм барыбыз да бер карарга - авылда чиркәү төзиячәкбез дигән нияткә килдек. Бу урынны агач-куаклар баскан иде, аны алардан чистарттык. Быел чиркәүнең стеналарын күтәрдек, менә хәзер түбәне ябабыз. Кем ничек булдыра ала - кем финанслата, кем төзелештә – шулай ярдәм итәргә тырыша. Хатын-кызлар да төзелеш эшендә нык булыша. Авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова да һәр эшебездә терәк, рәхмәт аңа, - диде Александр Анисимов.

Александр Николаевич – Түбән Биш авылы егете, Чаллыда эшләсә дә, һәр ялында авылга кайтып, чиркәү төзелешендә кайнаша.

Элекке чиркәүнең чаңы сакланып калган

Һәр эш билгеле тәртип буенча алып барыла. Алда тәрәзәләр кую эше тора.

Чиркәү төзелеше өчен читтә яшәүче авылдашлары да матди ярдәм күрсәтә. Акча җыюны Клара Кузнецовага йөкләгәннәр. 

-Без авылда чиркәү җиткерелүен күптәннән көттек. Шуңа күрә һәрбер кирпечен салган саен сөендек. Төзелеш бик күп чыгымнар сорый. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, - ди Клара Алексеевна.

Тәрәзә куюны да үз өстенә алган авылдашлар бар икән. “Берәр тәрәзәсен үзебез куярбыз”, - дип белдерүче гаиләләр дә булган. 

Элекке чиркәүнең чаңы сакланып калган. Чиркәүне сүткәч, чаңны янгын каланчасына куйганнар. Янгыннар вакытында шушы чаңны сугып, авылда хәвеф-хәтәр булуы турында хәбәр иткәннәр. Янгын депосы авылда эшләүдән туктагач, чаңны ашлык амбарына илтеп куйганнар. 

автор фотосы,  төзелештә хатын-кызлар да булыша
автор фотосы,  төзелештә хатын-кызлар да булыша

Васыять һәм рәхмәт

Авыл аксакалы, педагогик хезмәт ветераны Лев Ермолаев үләр алдыннан авылдашларына ничек тә чиркәү төзергә тырышыгыз, әгәр дә төзи алмасагыз, элекке чиркәү чаңын шушы урынга китереп, әйләндереп алыгыз, дип васыятен әйтеп калдырган. Лев Яковлевичның васыятен түбәнбишлеләр тормышка ашыра алуларына сөенәләр. 

-Авылыбызда төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яши. Алар бердәм булып, бер-берсенә ярдәм итешеп яшиләр. Күптән түгел мәчетебезгә капиталь ремонт үткәрелде, хәзер чиркәү калка. Керәшеннәр - мәчетне ремонтлауга, татарлар чиркәү төзелешенә ярдәм итә, акча да бирәләр. Шулай бер-берсенә терәк булып яшәүләре өчен рәхмәт аларга, - ди Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова.

Киләсе елда чиркәүдә эчке эшләрне башкарырга ниятлиләр. Ут инде кертелгән. Алда чиркәү өчен авылдашлар бергә киңәшеп, иконаларга заказ бирергә ниятлиләр.


Нет комментариев