Юл куркынычсызлыгы

Балаң креслодамы: юл инспекторлары автомобиль йөртүчеләрне тикшерә

22 сентябрьдә «Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы» кысаларында Зәй районы территориясендә ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик рейд үткәрде

Максаты – пассажир  балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү.

Кызганычка каршы, барлык шоферлар да законга буйсынмыйча, юлда таләпләрне үтәмиләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 3 шофер административ җаваплылыкка тартылды.

Хөрмәтле әти-әниләр! Исегездә тотыгыз: автокресло – ул формальлек түгел, ә юл-транспорт һәлакәте вакытында баланың гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала ала торган бердәнбер чара. 

  •  Машинадагы бала үзенең буе һәм авырлыгына туры килгән автокреслода утырырга тиеш.
  •  Гадәти куркынычсызлык каешы 7 яшькә кадәрге балалар өчен үзе генә тагылырга тиеш түгел (махсус утырту җайланмаларына беркетелә).
  •  Баланың гомере автокресло бәясе белән чагыштырырлык түгел. Үз пассажирларыгызны саклагыз!

Нет комментариев