Зәйдә 26 сентябрьдә “Татарстан кроссы – 2026” акциясе үткәрелә. Һәр елдагыча анда сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотучы меңләгән зәйлеләр кушылыр дип исәпләнелә.
Кросс иртәнге сәгать 10:30да ярышларга теркәлү белән башлана. Иң беренче стартка өлкән буын вәкилләре чыгачак. Аларны мәктәп укучылары, студентлар, хезмәт коллективлары алыштыра.
Старт һәм финиш “Энергетик” Мәдәният сарае каршында була.
“Татарстан кроссы-2026” шәһәрнең 1нче һәм 5нче мәктәпләрдә һәм авыл җирлекләрендә үз мәйданчыкларында оештырыла.
Нет комментариев