Яңалыклар

Татарстанлылар авылларны интернетка тоташтыру өчен почта аша тавыш бирә алалар

Россиядә аз санлы торак пунктларны мобиль Интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү дәвам итә.

Аның нәтиҗәләре буенча киләсе елда югары тизлекле интернет барлыкка киләчәк авылларны сайлаячаклар. 18 яшьтән өлкәнрәк Татарстанда яшәүчеләрнең барысы да тавыш бирүдә катнаша ала.

Республиканың 100 дән 1000 гә кадәр халкы булган теләсә кайсы торак пункты өчен тавыш бирергә мөмкин. Интернетсыз авыл халкы РФ цифрлар министрлыгына хат җибәрә ала, адресы: 123112, Мәскәү шәһәре, Пресненская набережная, 10 йорт, 2. 

Анда торак пунктны, районны, Исем фамилия, әтиегезнең исемен (ФИОны), теркәлү адресын һәм имзаны күрсәтергә кирәк. Бер кеше - бер тавыш. Хатлар 2026 елның 8 ноябренә кадәр кабул ителә.


Нет комментариев