Зәй хореографы Лидия Нестягина Сингапурда узган Халыкара музыка һәм сәнгать конкурс-фестивалендә Россияне лаеклы тәкъдим итте
Лидия Ивановна, укучысы һәм хезмәттәше – Казаннан хореограф әлеге дәрәҗәле конкурста Россиядән бердәнбер катнашучылар булганнар.
– Без рус һәм татар биюләрен биедек. Безне бик яхшы кабул иттеләр, гала-концерттан соң безнең белән тамашачылар фотога төште. Бик күп кызыклы нәрсәләр күрдек, Сингапур Диснейлендында булдык, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Лидия Нестягина.
Зәй хореографының чыгышы югары бәяләнде: Лидия Нестягина фестивальнең бию номинациясендә көмеш медаль алды. Сәфәр катнашучыларга һөнәри уңыш кына түгел, ә Көньяк-Көнчыгыш Азия мәдәнияте белән танышудан якты хисләр дә бүләк итте.
Искәртәбез, Лидия Нестягина Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем йөртә. «Улыбка» үрнәк балалар хореография ансамбле һәм “Заиночки” хезмәт ветераннары ансамбле җитәкчесе. Аның тәрбияләнүчеләре – сабыйлардан алып пенсионерларга кадәр - биюгә гашыйк, лара төрле дәрәҗәле конкурсларда җиңүләр яулыйлар.
Нет комментариев