Югары Мәлем мәктәбендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, әлеге мәктәпне тәмамлаган Динар Борһанов истәлегенә батырлык дәресе үткәрелде
Хәтер көнен ачкан тантаналы линейка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды. Чарада мәктәп укучылары, педагоглар, шулай ук яшьармиячеләр катнашты.
Мәктәптә геройны искә алу
Программада төп урынны Динар Борһановка багышланган хәтер сәгате алды. Ул 2024 елның 20 сентябрендә һәлак була, ахыргача антына һәм Ватан алдындагы бурычына тугры кала. Тирән ихтирам һәм кайгы билгесе буларак, катнашучылар Динарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Яшьармиячеләр герой Динар Борһанов партасына чәчәкләр салдылар, шулай итеп, куркыныч янаганда артка чигенмәгән һәм ил мәнфәгатьләрен яклап гомерен биргән кешегә рәхмәтләрен белдерделәр.
Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү
Көн дәвамында директорның киңәшчесе Ландыш Насыйрова балалар өчен «мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр үткәрде. Укучылар тарихи хәтернең әһәмияте һәм Ватан тарихы алдында һәркемнең шәхси җаваплылыгы турында уйланды.
Дәрестә фронтта гомерләре өзелгән Россия Геройлары Нурмагомед Гаджимагомедов һәм Василий Марзоев язмышына аерым игътибар бирелде. Аларның батырлыклары балалар өчен фидакарьлек һәм Ватанга тугрылык үрнәге булды.
Нет комментариев