Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Зәйдә яшәүче ике күрше махсус хәрби операциядә булган егетләргә күчтәнәчләр әзерләп җибәрә

Иске Зәйдә яшәүче Элиза Мотыйгуллина белән Людмила Зорина махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәм Лисичанск халкына чәкчәкләр ясап, токмач кисеп җибәрәләр.

Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Мәрхәмәтле, олы йөрәкле зәйлеләр хәрбиләргә  булышыр өчен берләште. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар бәйли, маскировка өчен сеткалар бәйли һәм башкалар.

Элиза ханым белән Людмила ханым – күршеләр. Махсус операциядәге егетләргә ярдәм итү теләге белән алар өйләрендә чәкчәк ясап, токмач кисә башлаганнар. Инде беренче партия күчтәнәчләрен Зәй егетләренә һәм Лисичанск халкына җибәргәннәр дә инде.

- Махсус хәрби операциядә бер якын кешем дә юк, әмма анда безнең якташлар, яп-яшь егетләр бит анда. Барыбызның да бер теләк – ир-егетләребез туган якларга, гаиләләренә исән-сау кайтсын! Бу безнең чын күңелебездән башкарылган ихлас гамәлебез, - ди Элиза Тимерхановна.

Алар беренче партиядә киткән күчтәнәчләр арасында 21 кап токмач, 8 кап чәкчәк, бавырсак җибәргәннәр.

-Токмачны 70 йомыркага басып кистек. Токмач янына киптерелгән кишер белән суган, лавр яфрагы да салабыз. Өй ризыгы тәме булсын егетләргә дибез. Балны бистәбездә яшәүче Татьяна Минеева китерде. Әле ул он, май алырга бер мең сум акча да бирде. Шулай ук Чаллыдан Раифә ханым кирәкле әйберләр алырсыз дип бер мең сум акча күчерде.  Туган яктан ярдәм алу, безнең терәк булуыбызны тою егетләребез өчен бик мөһим дип уйлыйбыз, - ди Элиза ханым.

Бу көннәрдә алар икенче партия күчтәнәчләрне җибәрү өчен тырышалар. Бавырсак белән чәкчәкне “Зәйдән баллы күчтәнәчләр” дип язылган тартмаларга тутыралар.

Бу ил өчен авыр вакытта кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Кемнең кемлеге авыр вакытта беленә бит. Игелекле гамәлләрдән читтә калмыйк, намусыбыз кушканча үзебездән өлеш кертергә тырышыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Молодцы