Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Сарсаз-Багражда төзекләндерелүче иман йортына купол куелды

22 февральдә районыбызның Сарсаз-Баграж авылында төзекләндерелүче иман йортына купол кую тантанасы булды.

Куполны изгеләндерү чарасында авыл халкы, читтән кайткан авылдашлар катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев белдерүенчә, куполны Иске Зәйдә яшәүче оста Виктор Радионов ясаган. Аны авылга  махсус транспортта Арсентий һәм Святослав Солдаевлар алып кайткан,  Альберт Халиков белән Радик Архипов бу эштә ярдәм иткән.
Билгеләнгән сәгатьтә авыл халкы иман йорты янына җыелды. Биредә Николай атакай Кондрабаев, Александр атакай Расторгуев куполны изгеләндерү йоласын башкарды. Алар иман йортының православие динен тотучыларга  озак еллар хезмәт итүен, биредән кеше өзелеп тормавын, яшьләребезгә дини тәрбия бирү үзәге булуын  теләде.

Май чабу – бәйрәм атнасы бара. Тантанада катнашучыларны мәктәп һәм авыл клубы коллективы коймаклар, кайнар чәй белән сыйлады.

- Зур эш башкарылды. Купол бик матур, сыйфатлы итеп ясалган. Купол кую тантанасында катнашкан һәр кешегә зур рәхмәтемне белдерәм. Бердәмлектә – көч, диләр. Алла боерса, алга таба да шулай бергә-бергә башка эшләрне дә башкарып чыгарбыз дип ышанам, - ди Павел Минеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев