19-21 август көннәрендә Зәйнең «Давыдов Арена» спорт комплексында Олимпия чемпионы Евгений Давыдов призына 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Бөтенроссия турниры узды
Алты команда беренчелек өчен көрәште
Ярышларда Арча, Баулы, Самара, Яр Чаллы һәм Зәйдән алты команда катнашты. Безнең шәһәрне «Яшьлек-1» һәм «Яшьлек-2»командалары тәкъдим итте.
Турнир йомгаклары буенча беренче урынны «Яшьлек-2» командасы (Зәй) алды. Икенче урында Яр Чаллыдан «Чаллы» командасы хоккейчылары. Өченче урынны шулай ук Зәйнең «Яшьлек-1» командасы алды.
Иң яхшы уенчылар билгеләнде
Турнирның иң яхшы капкачысы буларак Руслан Галимов («Яшьлек-2»), иң яхшы уенчы буларак Марсель Халиков («Яшьлек — 1»), ә иң яхшы бомбардир буларак Риназ Сәхәбиев («Яшьлек») танылдылар.
Нет комментариев