Зәй музыка мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы хезмәтенең өлкән дознавателе Лилия Писарева һәм участок башлыгы Любовь Асташина иминлек буенча чара үткәрделәр.
Әлеге чара барышында хезмәткәрләр янгыннар һәм аларның сәбәпләре, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр. Янгын сүндерү телефоннары номерларын искә төшерделәр. Хезмәткәрләрнең һәм укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр. Әңгәмәдән соң уку эвакуацияләнү чарасы уздырылды.
“Персонал, педагогик состав һәм балалар, барлык күрсәтмәләрне төгәл үтәп, бик яхшы эшләделәр. Теләге булган һәркем үзен янгын сүндерүче ролендә сынап та карый һәм чын янгын сүндерүче ярдәмендә импровизацияләнгән янгынны «сүндерә» алды”, - ди Лилия Писарева.
Нет комментариев