Республиканың иң көчле алты командасы арасында, Зәйнең “Яшьлек” командасы җиңү яулды.
8-10 апрельдә Мамадыш шәһәренең «Олимп» боз сараенда 2014 елгы командалар арасында Татарстан Республикасы хоккей беренчелегенең финал ярышлары узды.
Финалда иң көчле алты команда очрашып, чемпион исеме һәм пьедесталдагы урын өчен көрәште. Нәтиҗәдә Зәйнең «Яшьлек» командасы (Зәй шәһәре) җиңү яулады. Иң яхшы сакчы дип “Яшьлек”тән Мирон Попов танылды. Бөтен беренчелек статистикасы буенча иң яхшы капкачы – Ангелина Зотова.
Команданы һәм тренер Денис Кривенконы лаеклы җиңүләре белән котлап, тагын да уңышлар телибез.
фото спорт идарәсеннән
Нет комментариев