2 августта Түбән Камада яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча муниципальара турнир узды.
Ярышлар гвардия рядовое И. Марков истәлегенә һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышланды. Турнирда 2012–2013 һәм 2015–2016 елгы спортчылар катнашты.
Ярышларда Зәйдән тренер-укытучы Илнур Хәйруллинның тәрбияләнүчеләре үз авырлдык категорияләрендә искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр. Егор Минеев үз беренче урынны яулады. Көмеш медальләргә берьюлы берничә көрәшче лаек булды: Әмир Хөснетдинов, Данис Фаршатов һәм Динар Фаршатов.
Тренерны һәм спортчыларны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз!
Фотолар спорт идарәсеннән.
Нет комментариев