22-23 июньдә Оренбургта 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында спорт көрәше буенча Идел буе федераль округы укучылары Спартакиадасы узды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы яшүсмерләр арасында гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.
Җиңүчеләр арасында Зәй спортчылары да бар. 41 кг га кадәр авырлык категориясендә Әмир Хөснетдинов (тренеры Илнар Хәйруллин) бронза медаль иясе булды. Айза Әгъләмова дүртенче урынны алып, лаеклы нәтиҗә күрсәтте (тренеры Рамил Салихов). Кызлар арасында Татарстан җыелма командасы гомумкоманда зачетында өченче урынны яулады.
фотолар спорт идарәсеннән
Нет комментариев