Зәйнең  ГРЭС хезмәткәрләре –  чемпионнар
Спорт

Зәйнең ГРЭС хезмәткәрләре – чемпионнар

4 июльдә Казанда Р.К. Ариткулов Кубогына ТР Электропрофсоюзлар спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика эстафетасы узды.

Анда Зәй ГРЭСы хезмәткәрләре катнашып чираттагы тапкыр иң-иңнәр булуларын дәлилләделәр.

“Безнең бөтен команда стартларга идеаль формада килде, озак һәм тырышып әзерләнде, һәм бу үз бәясен аклады”, - ди горурланып Регина Волкова.

Биш төрле  киеренке йөгереш йомгаклары буенча Зәй ГРЭСы командасы I урынны алды. Һәм шуның белән  Кубок тагын ГРЭСта калды.

Шәхси зачетта грэслылар барлык бүләкләрне җыйдылар:

 Регина Волкова (ЭЦ) - I урында (36+);
 Анастасия Агашкина (ЭЦ) — II урында (36 га кадәр);
 Илфат Әхтәмҗанов (ЭЦ) — I урында (36 га кадәр);
 Алексей Степанов (КТЦ-2) - III урында (36+).

Татэлектропрофсоюз сайтыннан.


Нет комментариев