16-19 апрелдә Зәйдә 18 яшькә кадәрге (2010-2011 елгы) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары үтте.
Б төркемендәге ярышларда 13 команда катнашты, алар Аксубай, Балтач, Актаныш, Мамадыш, Азнакай, Яшел Үзән районының Васильево бистәсе, Зәй, Әлмәт, Питрәч, Баулы, Яшел Үзән, Казан шәһәреннән ике команда булдылар. Нәтиҗәдә:
1 урын – Казан шәһәрненең Д. Кулагин исемендәге академиясе командасы;
2 урын – Питрәч районы уенчылар;
3 урын – Зәйнең «Барс» спорт мәктәбе командасы.
Турнирның иң яхшы уенчысы дип “Барс" командасыннан Азат Рәхмәтов танылды. Команданың тренеры – Асадов Камран Хәсән улы.
фото: спорт идарәсеннән
Нет комментариев