Зәйлеләр көрәш батыры Радик Сәлаховны каршы алды
Спорт

Зәйлеләр көрәш батыры Радик Сәлаховны каршы алды

Казан аэропортында спортчыларны зур хөрмәт белән сәламләделәр

Хәбәр иткәнебезчә, 31 августан 6 сентябрьгә кадәр Кыргызстанда VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары - спортның этник төрләре буенча уникаль халыкара ярышлар узды. Анда көрәш ярышларында катнашкан Зәй спортчысы Радик Сәлахов абсолют җиңүче булды.

Кичә кич Радик һәм әлеге ярышларда катнашкан Татарстан спортчылары Казанга кайтып төште. Батыр егетне Зәй делегациясе аэропортта хөрмәтләп каршы алды.

Билгеле булганча әлеге уеннарда татарстанлылар 5 алтын медаль яулады. Шуның берсе иясе Радик Сәлахов.  


Нет комментариев