20-21 июньдә Дагыстан Республикасының Хасавюрт шәһәрендә RIADA WRESTLING LIGA спорт көрәше буенча XI рейтинг турниры узды.
Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 540 тан артык спортчы катнашты. Зәй данын анда тренер Илнар Хәйруллин шәкерте Әбүбәкер Мугурбиев яклады.
Әбүбәкер 35 кг га кадәр булган үз үлчәү категориясендә искиткеч көрәш осталыгы күрсәтеп җиңү яулады, дәрәҗәле турнирның алтын медаль иясе булды.
Ул инде бәләкәйдән Илнар Гайсович кул астында шөгыльләнеп чыныгып килә. Әбүбәкер күп кенә турнирларда җиңү яулап Зәй абруен күтәрә.
фото спорт идарәсеннән
Нет комментариев