Бүген, 19 майда кичке сәгать 7дә Яңа шәһәрдәге «Яшьләр» паркында (боз сарае янында) хоккей буенча Гагарин Кубогы финалының 5 нче матчы онлайн‑трансляциясе узачак.
Зур хоккей гаиләсе булып җыелып, “Ак барс” командасы өчен җан атыйк, дуслар! Республикабыз командасына энергия бирик.
Иң мөһиме: клуб атрибутикасын үзегез белән алыгыз - флаглар, шарфлар, футболкалар.
Барлык җанатарларны көтәбез-үзегез килегез һәм дусларыгызны чакырыгыз!
Нет комментариев