Спорт

Зәйдә тхэквондо буенча төбәк ярышлары үтте

12 сентябрьдә Зәй шәһәренең «Старт» спорт-савыктыру комплексында 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында тхэквондо буенча «Регион кубогы» дип аталган ачык турнир узды

Чара «Спорт России» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде һәм физик культураны һәм спортны популярлаштыруга, тхэквондоны үстерүгә, яшь спортчыларның спорт осталыгын арттыруга, шулай ук балаларны һәм яшүсмерләрне даими рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелде.

200 яшь спортчы көч сынашты

Ярышларда 13 командадан 200дән артык спортчы катнашты. «Регион Кубогы» турниры Зәй өчен мөһим спорт вакыйгасы булды. Бер мәйданчыкта төрле шәһәр һәм районнардан килгән яшь спортчылар очрашты, алар җиңүгә көч, чыдамлык, техника һәм ихтыяр көчен күрсәттеләр. Катнашучылар сүзләренчә, мондый ярышлар дулкынлануны җиңәргә, үз көчләренә ышанырга һәм киләчәктә нинди күнекмәләр эшләргә кирәклеген аңларга ярдәм итә.

Турнир нәтиҗәләре буенча “Зәй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортчылар Кәрим Зыятдинов, Арсений Кобяков беренче урынны алдылар, икенчедә - Әмирхан Сәхәбиев, Матвей Сергеев, Демид Камзин, Мөхәммәд Хәсәнов, Дарина Ахунова; өченчедә - Владимир Подвалов, Артемий Яковлев, Константин Яковлев, Агния Яковлева, Әмин Хәбибрахманов, Артем Хорват. Спортчыларны тренер-укытучы Д. Леваев әзерләде. Ярыш йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев