Зәйдә сабыйлар җиңел атлетика ярышында катнашты
17 июньдә «Энергия» стадионында Зәйнең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында Бөтенроссия Олимпия көненә багышланган җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Катнашучылар яшь буенча ике төркемгә бүленде: 2021 елда туган кызлар һәм малайлар 30 метр дистанциядә йөгерделәр, ә 2019-2020 елларда туган балалар 100 метр дистанциядә йөгерделәр.
«Энергия» стадионы чын спорт бәйрәменә әверелде. Бөтенроссия Олимпия көненә багышланган җиңел атлетика буенча беренчелектә 2019-2021 елларда туган балалар бакчаларында тәрбияләнүче иң яшь һәм кыю спортчылар көч сынашты.
Һәр катнашучы инде җиңүче: алар дистанцияне үттеләр, бер-берсенә ярдәм иттеләр һәм һәр уңышка шатландылар.
Яшь спортчылар белән горурланабыз:
2019 елда туганнар арасында:
Кызлар: Вика Стрелкова («Кыңгырау чәчәк»), Агата Некрасова («Салават күпере»), Ясминә Сәхабетдинова («Салават күпере»)
Малайлар: Никита Волков («Салават күпере»), Максим Чехлов («Салават күпере»), Мирон Филимонов («Кыңгырау чәчәк»)
2019-2021 елларда туганнар:
Кызлар: Ксения Куприянова ("Салават күпере"), Василиса Пальчиковская («Кыңгырау чәчәк»), Таисия Нечаева ("Салават күпере")
Малайлар: Айнур Шиһапов ("Салават күпере"), Ярослав Казаков («Кыңгырау чәчәк»), Павел Акутин («Салават күпере»)
-Тәрбиячеләргә, тренерларга һәм ата-аналарга яшь чемпионнарга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт! Мондый чаралар балаларны спортка тартуга һәм хөрмәт тәрбияләүгә бер мөмкинлек. Балаларны физик яктан ныгытуга багышланган ярышлар ешрак оештырылсын иде, - ди «Салават күпере» физик культура тәрбиячесе Ольга Зәкәрьянова.
фотолар «Салават күпере» балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев