Зәй районы физик культура, спорт, туризм идарәсе сәламәт яшәү рәвешен актив алып баручыларны район Сабантуе бәйрәмендә “хезмәткә һәм оборонага әзер!” (ГТО) нормативларын үтәргә чакыра.
Чара 6 июнь көнне Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында сәгать 10да спорт төрләре мәйданчыгында үтә. Биредә теләгән һәркем ГТО нормативларын үтәп, алга таба алтын значоклар алырга мөмкин. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.
Нет комментариев