Зәйдә республика баскетбол ярышлары үтте
Спорт

Зәйдә республика баскетбол ярышлары үтте

23-26 апрельдә Зәйнең «Старт» спорт комплексында 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында (2013-2014 еллар) баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

Анда Яр Чаллы, Алабуга, Алексеевск, Казан (3 команда), Лаеш, Түбән Кама, Зәй шәһәрләреннән 9 команда катнашты.
Нәтиҗәдә:
1 урын - Яр Чаллы;
2 урын - Казан шәһәре "Уникс-Юниор-  1” спорт мәктәбе;
3 урын - "Уникс-Юниор-  2” спорт мәктәбе (Казан) командалары.

фото: спорт идарәсеннән


Нет комментариев