Зәйдә йөзү ярышлары үтте
Спорт

Зәйдә йөзү ярышлары үтте

25 апрельдә «Россия көче» Бөтенроссия спорт марафоны кысаларында «Дулкын-Волна» бассейнында авыл җирлекләре, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр командалары арасында йөзү буенча шәхси-команда беренчелеге булып узды.

Ул Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре арасында аксарлылар командасы – беренче, чыбыклылылар – икенче, яктыкүллеләр белән Ал. Бистәсе командасы – өченче булды. Шәхси беренчелектә ир-егетләрдән Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин, хатын-кызлардан Аксардан Галина Бутаковага тиңнәр булдмады. 

Предприятиеләр арасында ГРЭС командасы – беренче, спорт идарәсе командасы – икенче, “Техно” заводы командасы – өченче урынга иреште. Шәхси беренчелектә ир-егетләрдән җиңүне Максим Изосимов, хатын-кызлардан политехник көллияттән Әминә Габбасова яуладылар.

фотолар спорт идарәсеннән


Нет комментариев