Зәйдә илкүләм дәрәҗәдәге чаңгы-роллер узышлары оештырыла
12-13 июньдә Зәй роллерларда чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының беренче этабын кабул итәчәк.
Ярышларның финал өлеше шәһәрдә Җиңү Проспектында узачак, анда күптән түгел әлеге ярышларны күздә тотып яңа асфальт җәелде. Чаңгы спорты буенча федерация ярышларны Зәйдә уздыруны очраклы сайламады, биредә инфраструктура үсеше алга киткән, Бигеш аэропорты якын һәм «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә бик яхшы трасса эшләнгән.
Мондый дәрәҗәдәге ярышларны шәһәр лаеклы уздырырга әзер. Спорт каналларында интернет-трансляция оештырылачак, ә зәйлеләр һәм кунаклар ярышларны үз күзләре белән күрә һәм тамашалы узышлардан ләззәт ала алачак. Җиңү проспектына спортчыларга җан атарга килегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев