Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге үтте

20-22 май көннәрендә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында СССРның спорт мастеры Илсур Хәниф улы Минһаҗев истәлегенә багышланган спорт көрәше (грек-рим) буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 11 муниципаль районыннан 200дән артык спортчы катнашты.

Ачылу тантанасында Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов, Татарстан Республикасы спорт көрәше Федерациясенең әйдәүче белгече Альберт Карташов, Түбән Кама шәһәре депутаты Әнәс Миңнәхмәтов, Илсур Минһаҗевның энесе Мансур Хәниф улы Минһаҗев, Зәй муниципаль районы башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илзирә Тимеркаева, спорт ветераннары катнашты. Зәй муниципаль районы спонсорлары да катнашты.
Ярышларда " Зәй " спорт мәктәбе укучылары катнашты һәм түбәндәге урыннарны алдылар:
Үз үлчәү категорияләрендә Әбүбәкер Мугурбиев, Данис Фаршатов – беренче, Антон Журавлев – икенче,  Арслан Хисмәтуллин,  Егор Спирин – өченче урыннарны алдылар. Аларның тренерлары Илнар Хәйруллин, Анатолий Терентьев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев