Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә чаңгы - роллерларда узыш буенча Россия Кубогының беренче этабына йомгак ясалды

Зәйдә чаңгы - роллерларда узышу буенча Россия Кубогының беренче этабының икенче ярыш көне тәмамланды. Ярышлар шәһәр үзәгендә, Ринат Фәрдиев исемендәге парк әйләнәсе тирәли узды һәм төрле төбәкләрдән ике йөзгә якын спортчыны җыйды.

Җанатарлар катнашучыларга ике көн дәвамында актив ярдәм итте.

Бүген спортчылар ирекле стильдә масс-стартка чыкты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Ир-атлар арасында 20 км арага ярышта 
1нче урында Андрей Краснов(Санкт-Петербург), 
2нче урында Никита Смирнов(Воронеж),
3нче урында Рифат Сафиуллин(Ханты-Манси).

Хатын-кызлардан 15 км арага узышта 
Екатерина Кипяткова(Санкт-Петербург) җиңү яулады.
2нче урында - Виктория Лукашова(Тула),
3нче урында - Алина Кочкина(Воронеж).

Бүләкләү тантанасын Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, Россиянең атказанган тренеры Галина Шлыкова, шулай ук Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев, Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев