Зәйдә Бөтенроссия хоккей турниры башланды
Спорт

Зәйдә Бөтенроссия хоккей турниры башланды

Бүген Зәйнең «Давыдов Арена» боз сараенда олимпия чемпионы Евгений Давыдов призларына 2014 елгы балалар арасында Бөтенроссия хоккей турнирының ачылышы булды.

Җиңү өчен Арча, Баулы, Самара, Яр Чаллы һәм Зәй командалары көч сынаша. Зәйне исә  «Яшьлек-1» һәм «Яшьлек-2» командалары тәкъдим итә.  2014 елгы яшь хоккейчылар өчен бу ярыш — үзләрен күрсәтү мөмкинлеге. 

Ачылыш тантанасында район җитәкчеләре дә, «Яшьлек» спорт мәктәбе директоры Александр Артемьев та катнашты. Бу турнир балалар хоккеен үстерүгә зур этәргеч бирәчәк. Яшь спортчылар тәҗрибә туплап, үз осталыкларын сынаячак.


Нет комментариев