Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә балаларга җәйне куркынычсыз үткәрү турында сөйләделәр

«Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшьләр күптән түгел тренер-укытучылар үткәргән бик мөһим әңгәмәдә катнаштылар.

Сөйләшү темасы очраклы гына сайланмады, сүз ташландык биналарда һәм объектларда булу куркынычы турында барды.

Билбау көрәше буенча тренер Регина Салихова һәм көрәш буенча тренер Айрат  Минһаҗев балаларга уеннар һәм маҗаралар өчен кызыклы булып күренгән мондый урыннарның чынлыкта ни өчен җитди куркынычлар яшеренүен аңлаттылар. Куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре яңгырады, аларны күңелсезлекләрдән саклану өчен һәркем белергә тиешлеге әйтелде. Тренерлар үз сәламәтлегеңне һәм тормышыңны куркыныч астына кую урынына, шатлык һәм файда китерә торган кызыклы һәм куркынычсыз шөгыльләр табу яхшырак, дип ассызыклап спортка тартылырга өндәделәр.

фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев