Зәйдә балалар бадминтон уйный
Спорт

Зәйдә балалар бадминтон уйный

15 майда Зәйнең “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча “Наркотикларсыз тормыш” айлыгына багышланган районкүләм турнир узды. Сәламәт яшәү рәвешен пропогандалауга багышланган ярышларда Зәйнең 2011-2017 елгы яшь буын спортчылары катнашты.

Нәтиҗәдә 2014 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында малайлардан Лев Берданов – беренче, Данияр Гатауллин – икенче, Дамир Яхин – өченче булдылар. Әлеге яшь төркемендә кызлардан Анна Бескараваева – беренче, Мәрьям Хәмидуллина – икенче, Дарина Семахина – өченче урынны алдылар. 
2011 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында малайлардан Аким Токарев – беренче,  Вильдан Әшрапов – икенче, Андрей  Глухов – өченче; кызларданМилана  Медведева – беренче, Кира Ананьева – икенче, Зәринә Гарипова – өченче урыннарга ирештеләр. Балаларның тренерлары С.В. Токарев һәм А.А. Әхмәтшина. 
 


Нет комментариев