Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә Азат Хәйруллин истәлегенә милли көрәш буенча беренчелек узды

11 апрельдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында милли көрәш буенча беренчелек үтте.

Ярышлар  Татарстан Республикасының атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә багышланды.
Беренчелектә Аксар, Түбән Биш, Кадер, Поручик, Югары Мәлем авылларыннан һәм Зәй шәһәреннән 115 көрәшче үзләрен сынады. Яшүсмерләр 16 авырлык категориясендә бил алышты.

Беренчелекне ачу тантанасында  муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин,  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова,  Азат Әхмәтбаевичның улы Руслан,  абыйлары Гайсә һәм Газинур Хәйруллиннар,  спорт ветераннары катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча үз үлчәү категорияләрендә Йосыф Бәдретдинов, Данис Фаршатов, Әбүбәкер Мугурбаев, Фаил Ибраһимов, Имиль Кузьмин, Денис Мыслецов, Николай Слепцов, Батыр Сафиуллин, Камил Кашапов, Анатолий Минькин, Даниил Тимофеев, Алексей Фатыйхов, Данил Абдрахманов, Марат Талибуллин, Тимур Ананиев, Илназ Шәйдуллин беренчелекнең җиңүчеләре дип танылды. 

Фотолар спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев