Зәйдә авыл районнары арасында җиңел атлетика буенча республика чемпионаты узды
23 майда Зәйдә «Сәламәтлек» ХIII авыл Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча чемпионат узды.
Спорт вакыйгасы массакүләм спортны үстерүгә һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән «Россиядә спорт» дәүләт программасы кысаларында узды. Ярышларда Татарстан Республикасының сигез муниципаль районы командалары катнашты. Чемпионат программасы 1 500 м дистанциягә йөгерүне һәм эстафетаны үз эченә алды. Катнашучылар призлы урыннар һәм шәхси рекордлар өчен көрәшеп югары әзерлек һәм спорт рухы күрсәттеләр. Сәламәт конкуренция атмосферасында спортчылар бер-берсенә ярдәм иттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар һәм көндәшләрнең казанышлары белән илһамландылар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, ярышлар кешеләрне берләштерүче чын спорт бәйрәме булды.
Нәтиҗәләр:
1500 мертга йөгерүдә хатын-кызлардан
1 урында - Гаделшина Гөлнара (Саба районы);
2 урында - Рәхимова Фәридә (Саба районы);
3 урында - Гомәрбаева Илина (Яшел Үзән районы);
ир-егетләрдән
1 урында - Арстамбеков Аяз (Саба районы);
2 урында - Кадыйров Сәид (Аксубай районы);
3 урында - Бакиров Ирек (Азнакай районы).
Эстафета ярышларында
1 урында - Саба районы;
2 урында - Яшел Үзән районы;
3 урында - Балтач районы.
Гомуми команда урыннары:
1 урында - Саба районы;
2 урында - Яшел Үзән районы;
3 урында - Азнакай районы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев