Зәй тренерына Казахстанда алтын медаль бирделәр
Казахстанның Аркалык шәһәрендә Торгай өлкәсенең күренекле тренерлары һәм көрәшчеләре истәлегенә багышланган ирекле көрәш буенча халыкара турнир узды.
Ярышларның тантаналы өлешендә Россиянең атказанган тренеры, «Зәй» спорт мәктәбе тренеры Равил Фаил улы Салихов алтын медаль белән бүләкләнде. Әлеге бүләк аңа спорттагы казанышларын тану билгесе буларак бирелде: Равил Фаил улы-Торгай өлкәсеннән чыккан ирекле көрәш буенча СССРның беренче спорт мастеры.
Равил Фаил улын Мактау билгесе белән котлыйбыз һәм Зәебездә яңа чемпионнар тәрбияләүдә уңышлар телибез.
фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев